Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якты Тау артистлары тамашачыларны елатырлык оста уйнады

Якты Тау авылы үзешчәннәре авылдашларын быел да премьера-яңа спектакль белән сөендерде. Ул 8 Март бәйрәменә бүләк булды.

Үзешчән артистлар Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Ике аккош” драмасын сәхнәләштерделәр. Пьесада җиде артист катнаша. Төп рольне 74 яшьлек Динә Мөслихова бик оста уйнады. Спектакльдә картлар йортындагы аналар язмышы сурәтләнә.

-Тамашачылар чыгышыбызны бик җылы кабул иттеләр, кайберләренең күзләре дә яшьләнде, - диде авыл мәдәният йорты мөдире Ләйсән Нотфуллина. – Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов артистларга, иҗатларын яхшы бәяләп, Грамоталар тапшырды.

Якты Тауның оста артистлары – төрле өлкәләрдә хезмәт куючы һәм пенсиядәге апалар үткән ел “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен сәхнәгә чыгарган иделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев