Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр көннәр ачылуын көтә

Җәй - отпускалар вакыты, йортта, бакчада да эшләр байтак. Соңгы вакытта яңгырлар да ешайды. Газета укучыларыбызның көннәре ничек уза икән?

Айдар Кәримов (Туймәт): - Яңгырлар барлык эшләрне дә тоткарлый әле. Пай җирләренә чәчкән арпа белән солыны суктырып алырга өлгерми калдык. Печән дә икенче катка җитеште. Аллага шөкер, беренчесен коры вакытта җыеп алдык, малларга кышлык запас бар. Көннәр ачылу белән, шундый эшләр көтә. Умарталарны да кышка әзерләр вакыт җитте. Бер генә оя булса да, үзебезгә җитәрлек бал алдык.  Кызыбыз Айсылуның документларын Күтәмә мәктәбенә илттек, 10 сыйныфка укырга анда барачак.

Галина Хазбулатова (Чирмешән): - Быел кыяр, помидорлар бик уңды, кышкылыкка маринадлап, тозлап куйдым, кайнатмалар да ясадым. Оныклар каникулда булып китте, хәзер үзебез ялга җыенабыз. Берәр атна Мәскәүдә, кызыбызда кунак булганнан соң,  Сочига юл алырга исәплибез.

Гөлнара Җаббарова (Урманасты Үтәмеш): - Бу араларда күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез: кызыбыз Эльвина белән киявебез Ринат гаилә кордылар, 10 августта Мөшбикә мәчетендә никах булды. Хәзер туйга җыенабыз. Бер улым – 9, икенчесе 6 нчы сыйныфка бара, аларны мәктәпкә җыям, әле кирәк-яраклар алып бетмәгән. Районда узачак Нефтьчеләр бәйрәменә әзерләнәбез, репетициягә йөрибез. Бакчадагы уңышларны да эшкәртергә вакыт табам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев