12-18 ноябрь көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча кизү бүлегенә гражданнардан 39 хәбәр килгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан ике административ беркетмә төзелгән.
Бер атнада районда матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 66 очрагы ачыкланган, шул исәптән икесе – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү.
Чирмешән авылында яшәүчедән гариза килгән, ул аңа 10 мең сумлык кредит рәсмиләштергән билгесез затны закон нигезендә җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабы тарафыннан бирелде.
Нет комментариев