Чирмешән районында тагын бер әбигә 101 яшь тулды
Яңа Элмәледән Анастасия Кириллованы туган көне белән котладылар. Аңа 101 яшь тулды.
- Әни гел җырлап яшәде, аларны үзе дә чыгарды, - ди кызы Татьяна Петровна. -Бездә дә җырга мәхәббәт уятты, әле дә сәхнәдән төшкәнебез юк. Инде мәрхүм әтиебез дә шундый иде, гармунда да уйнады. Әниебез искиткеч кеше. Нибары 15 яшендә, атка утырып, әтисен, тагын бер туганын сугышка озата. Берүзе кышкы көндә Шенталага бара.
Ул вакытта алар Сосновкада яшәгәннәр, юбиляр шушы авыл кызы.
Әтисе Николай Прокопьев шул китүдән кайтмаган, ул һәлак булган. Ирен озаткач, өч бала белән калган хатыны да бер айдан мәңгелеккә күзләрен йома.
Шуннан соң өй мәшәкатьләре беләкләре ныгып та җитмәгән Настяга йөкләнә. Әле бит энесен һәм сеңелесен дә тәрбия кыласы, үстерәсе. Өч ятим барысына да түзәләр, сынауларны бергә үтәләр. Олы апалары аларны үстерә, аякка бастыра һәм аннан соң гына Яңа Элмәлеге кияүгә чыга. Ире Петр Прокофьевич белән алар 45 ел тату гомер итәләр.
Бүген Анастасия Николаевна кызы Татьяна, кияве Петр тәрбиясендә яши. 101 яшьлек якташыбыз – алты бала әнисе, 16 онык, 30 оныкчык әбисе. Шунысы да кызык, алты баласы да гаиләләре белән авылда дус, бердәм булып яшиләр.
Анастасия Кирилловага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде, бүләкләр тапшырды. Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдинов һәм башкалар да юбилярны бүләкләр белән сөендерделәр. Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та әбигә котлау телегараммасы һәм бүләкләр җибәргән. Аларны депутатның ышанычлы вәкиле, район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Татьяна Рунова тапшырды.
- Әнинең ишетүе, күрүе начаррак инде, яше бар бит, әмма бүген иртәдән бирле кунаклар көтте ул, туган көне икәнлеген белә, - ди кызы Татьяна Давыдова. - Без, аның балалары, үзебезне бик бәхетле кешеләр, дип саныйбыз. Әниебез исән, шул яшькә җитте. Оныкларын, оныкчыкларын күреп, аларга үз хәер-фатихасын бирә.
Аяк асты кипшенгәч, Анастасия Николаевнаны гомер иткән үз йортына – улы Воля гаиләсенә дә алып барып килмәкчеләр.
Чувашлардагы матур гадәт буенча, Анастасия Кириллованың туган көненә килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, өстәлгә иң тәмле ризыклар куйдылар. Сосновкада туган, Яңа Элмәледә гомере узган, шунда колхозда макталып эшләгән ветеран мондый хөрмәткә бик тә лаек.
Кызыл Ярдан сигез бала әнисе Мөнирә әби Гурьева да икенче йөзне башлады. Якташыбыз бүген Елховойда, кызларында яши.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев