Авыл китапханәсе китапханәчесе Хәтимә Билалова “Туган як – талантларның алтын бишеге” дип аталган чара оештырды.
Кичәгә килүчеләр якташ язучыларыбыз - сүз ярдәмендә могҗиза тудыручылар белән күзгә-күз очрашып сөйләштеләр, әдәби сүзнең көчен, әдәбиятның кеше күңеленә йогынтысын тагын бер кат тойдылар.
- Без бүген шундый тиз заманда яшибез: көндәлек мәшәкатьләр, телефон экраннары, планшетлар безнең игътибарны үзенә тартып ала. Бу чара чын мәгънәсендә, китап укырга, шигырьләр тыңларга, спектакльләр карарга яратучы дусларыбыз өчен бәйрәмгә әйләнде, - диде очрашуны оештыручы Хәтимә Гариф кызы.

Кичәнең иң олы кунагы Ясәви абый Шәмсетдинов буыннар бәйләнеше турында сөйләде. Аның авыл тарихлары тупланган китапларында күп кенә нәселнең гаилә шәҗәрәләре урын алган. Ул мәктәптә укытканда укучылары белән шәҗәрәләр төзеп, конкурсларга Казанга кадәр барып җиткән. Аның максаты — киләчәк буынга тамырларын җиткерү.
Галия Сафиуллинаның әсәрләре кулдан-кулга йөри. Аның геройлары төрле сынауларга дучар ителә, ә мәхәббәт саф һәм чын итеп сурәтләнә. Шигырь китаплары авторлары Рушания Әхмәдуллина, Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Нәфисә Зиннуровалар кунакларга шигырьләрен тәкъдим иттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Күп кенә җыр сүзләре авторы Илһам Ногманов тарихи хәтер һәм татар җырын саклау турында фикерләре белән уртаклашты.
Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды, төрле шагыйрьләрнең шигырен укылдылар. Кунаклар авыл китапханәсенә үзләренең китапларын бүләк итеп калдырдылар.
Очрашу безнең якташларыбызның иҗаты белән якыннан танышырга, әдәби сүзнең көчен тоярга мөмкинлек бирде. Туган ягыбыз чыннан да талантларга бай - бу безнең горурлыгыбыз!

Нет комментариев