Чирмешәнне урап узып, Шенталага таба чыга торган юл ремонтка ябылды.
Хәзер Кече Чегодай авылы янындагы юл чатыннан Шенталага таба турыга үтеп булмый. Әлеге участокта юлчылар эшли. Ремонт эшләре 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күрше Самара өлкәсе Шентала районына баручы техникалар хәзер Чирмешән авылы аша үтәләр.
Нет комментариев