Иске Үтәмештә ветеран терлекчене котладылар
Иске Үтәмеш авылында яшәүче 90 яшьлек Минсәгыйрь Мингулов печән өйгәндә кибән башында тора.
Юбилее белән котларга килгән кунакларга да ул бу хакта сөйләде. Минсәгыйрь бабай улы Илдар һәм килене Ләйсән белән яши. Яшьләр алып кайткан печәнне өйгәндә ул кибән башында тора, чүмәләне бик оста куя.
-Илдар эштә булганда, маллар янына да чыгып булышам, - диде юбиляр.
Бакчадагы чүп үләннәренә дә тынгылык бирми, яшелчәләр арасын чистартып тора.
Армия хезмәтеннән кайткан яшь егет тракторга утыра, тик анда озак эшләми, терлекчелеккә күчә. Аның маллар яратканын күреп алган җитәкчелек, Минсәгыйрь абыйга ферма мөдире эшен тәкъдим итә. Менә шул вакытта ул үзенең тормыш иптәшен очрата, уңган сыер савучы Мәхтүмәне үзенә яр итә. Минсәгыйрь абый озак еллар колхозда атлар карый, пенсиягә чыккач та берничә ел хезмәтен дәвам итә.
Мингуловлар ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызганыч, бүген инде Мәхтүмә әби дә, ике кызлары да якты дөньяда юк.
-Тәрбиядә яшим, озын гомер итүемнең сере шунда, Илдар белән Ләйсәнгә бик зур рәхмәт, - диде Минсәгыйрь бабай.
Бабайга булган хөрмәт күренеп тора, юбилейга мул табын корганнар, оныклары, оныкчыгы, туганнары җыелган. Юбилярның алты оныгы бер оныкчыгы бар.
-Әтиебез бик уңган, бер генә дә тик торырга яратмый, йортка чыгып нәрсә дә булса эшли, үзенә шөгыль таба, - диде улы Илдар.
Юбиляр авылдашлары арасында да хөрмәтле кеше, бәйрәм табыны артында аларга да урын булды. Аңа район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлауны аппарат җитәкчесе Марат Әһлиуллин җиткерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев