Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең Салкын чишмәсе халык бердәмлеген дәлилләде

Чирмешәннең Үзәк мәчете каршында Салкын чишмә “бәреп чыкты”.

Хәзер якташларыбыз Үзәк мәчеттәге Салкын чишмәнең йомшак суын эчә ала. Биредә скважина бораулап, җир астыннан чыккан суны фильтрлау җиһазлары урнаштырдылар.

Әлеге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе - район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов әйтүенчә, скважина 60 метр тирәнлектә борауланган. Мәчет каршында, урам якта төзелгән корылманың бер өлешендә шушы суны фильтрлау җиһазлары, икенче өлешендә су алыр өчен ике кран урнаштырылган.  Теләгән кеше иртәнге 8дән кичке 19 сәгатькә кадәр бирегә килеп йомшартылган суны  бушлай агызып ала ала.

-Казанның кайбер мәчет ишегалларында, Лаеш районында, әйтик, авыллар халкы шундый 20ләп чишмә ясатты. Без дә шул хакта күптән хыяллана идек, башлаган эшебез барып чыкты. Суның сыйфатын тикшерттек, фильтрлаудан соң ул бик йомшак, - диде Рамил хәзрәт.

Узган атна шимбәсендә шушы Салкын чишмәне үзенә күрә бәйрәм ясап ачтылар. Чишмә - материаллар, җиһазлар алу, төзелеш эшләре белән бергә – барлыгы 1 миллион 600 мең сумга төшкән.

-Әлеге эш бердәмлегебезгә тагын бер дәлил булды. Райондашларыбызның уртак тырышлыгы белән нинда матур чишмә килеп чыкты. Халкыбызга да, “БИО-АГРО” җәмгыятенә дә олы рәхмәт, - диде чарада, чишмәне булдыруда үзе дә нык булышкан район башлыгы Рамил Айбатов.

“Салкын чишмә” бәйрәменә Татарстан Республикасы мөфтиятеннән тирә-юнь мәчетләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров та катнашты. Ул һәм су чыганагын булдыруда башлап йөрүче якташларыбызның тагын берсе Габбас хәзрәт Юнысов та изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтләрен ирештерделәр.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев