Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары халыкара акциягә кушыла

29 апрель көнне районда “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе уза. Чирмешән урманчылары аны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгы һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештыра.

- Эшләр өч участок урманчылыгында алып барыла, -  ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина. - Светлогорск урманчылыгында, төгәлрәге, Кызыл Чишмә авылы янындагы урманда биш гектарда каен агачы үсентеләре утыртылачак, ә Казанка урманчылыгына керүче Иске Элмәле тирәсендәге урманда - биш гектар һәм Шешминка урманчылыгында 1,7 гектарда чыршы утырту планлаштырыла. Утырту материаллары үзебезнең питомниктан алыначак. Теләгән һәкемне акциягә кушылырга чакырабыз.

Урманчылар сезонны күптән ачты, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башланып китте. 113 километр янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар яңартылган, тагын 30 километр озынлыгында яңасын ясаганннар. Урман буйларындагы ял итү урыннарын – беседкаларны төзәтеп, буяп та куйганнар, тирәләрен чистартканнар.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев