Җәйге каникул вакытында район мәшгульлек үзәге 77 укучыны вакытлыча эшкә урнаштыра.
38 яшүсмер инде җәйнең беренче аенда ук эшкә керешкән. Алар Чирмешән авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерүдә хезмәт куя. Яшүсмерләрнең эш нормалары көнгә - бер сәгать, ягъни айга 20 сәгать туры килә.
Июль-август айларында тагын 39 укучыга акча эшләү мөмкинлеге бар. Алдагы айларда, Чирмешән укучыларыннан кала, Лашман, Күтәмә, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Ульяновка авыллары яшүсмерләре дә үз җирлекләрендә эшләячәк.
Гүзәл Шәфыйкова фотосы
Нет комментариев