Республикадагы “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылган район башлыгы Рамил Айбатов тагын өч баланың хыялын тормышка ашырды.
Район җитәкчесе Чирмешәннән абыйлы-энеле ике малайга: берсенә – коллекцион автомобиль, икенчесенә – пульттан эшли торган автомобиль бүләк итте.

Рамил Тәлгать улы Иске Үтәмеш кызын исә синтезатор белән сөендерде. Шулай итеп балаларның Яңа ел хыялы – Кыш бабайга язган тылсымлы, әкияти үтенечләре үтәлгән.
Нет комментариев