Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән егете Самара Сабан туеннан зур тәкә алып кайтты

Быел да Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында узган Сабан туенда район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге Чирмешән районы делегациясе катнашты.

Чирмешәнлеләр биредә аерым мәйданчыкта татар йорты ясап куйдылар. Монда күргәзмә оештырдылар, сувенирлар саттылар, килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. 30 килограммнан да күбрәк авырлыктагы бавырсак өеме аеруча игътибар җәлеп итеп торды.

Мәртәбәле кунакларны: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Вячеслав Федорищевны, Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Фетисовны, «Дуслык» төбәк иҗтимагый-иҗади җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевны һәм башкаларны район җитәкчесе Рамил Айбатов каршы алды һәм милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлады.

- Сабан туе - төрле милләт халыкларының дуслыгын ныгытучы, татарларның гореф-гадәтләрен саклаучы, җыр-моң таратучы милли бәйрәм, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов. – Чирмешән районы делегациясе, республикабызның башка районнары кебек үк, һәр елны Россия төбәкләренең берсенә барып, милләтәшләребезгә бәйрәм үткәрүдә ярдәм итә. Без инде берничә ел дәвамында Самара Сабан туена үз өлешебезне кертәбез. 60 кешелек делегация белән килдек. Биредә безне бик җылы кабул иттеләр, кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Форсаттан файдаланып, Сабан туен оештыруны үз өстенә алган “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт җиткерәбез. Аларның тырышлыгы белән бәйрәм бик матур уза.

 

Самара өлкәсендә 140 мең татар яши, 18 татар милли-мәдәни берләшмәсе эшли, өлкәнең 13 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Самарада татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүче "Яктылык" мәктәбе эшли. Хөкүмәт ярдәме белән “Бердәмлек” газетасы чыгарыла.

Сабан туе оештырылган парк бик зур территорияне били, аның гомуми мәйданы – 39 гектар. Бер өлешендә аттракционнар урнашкан, ясалма утрау белән сулык та бар.

Парк территориясендә берничә сәхнә урнаштырылган, бәйрәм көнне аларның берсе дә буш тормады. Аерым җырчылар, биючеләр, ансамбльләр әле бер сәхнәдә, әле икенчесендә үз осталыкларын күрсәттеләр һәм, нигездә, татар җырлары һәм биюләре башкардылар.

Чирмешәннән килгән “Умырзая", “Хыял” татар халык фольклор ансамбльләре һәм башка артистларыбызның чыгышларын Самара халкы бик яратып карады, тыңлады, алкышлады. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты ИлСаф та бар иде.

- Мин үзем Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында туып үстем. 1977 нче елдан бирле Самара шәһәрендә яшим. Сабан туена якташларыбызның килүен ел саен көтеп алам. Чирмешәнлеләр белән горурланам, алар бик оста чыгыш ясыйлар. Аларны күргәч, туган якка кайтып килгән кебек була, - диде Фәридә Мозафарова.

Чыгыш ясаучы җирле үзешчәннәр арасында татар телендә бик матур итеп җырлаучы балалар да күп. Алар барысы да диярлек “Яктылык” мәктәбеннән. – Безнең мәктәптә төп фәннәр рус телендә укытыла, ләкин татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә. Мәктәптән тыш чараларны да туган телебездә үткәрәбез. Узган уку елында мәктәптә 600 бала белем алды. Кайчандыр йорт саен укучылар җыеп йөри идек, инде берничә ел, беренче сыйныфка керүчеләрне бәйге нигезендә сайлап алабыз, - диде аерым фәннәрне тирән өйрәнү “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов.

Кемдер концерт караса, башкалар стадионда көрәш барышын күзәтте. Милли көрәштә 30га якын спортчы көч сынашты. Чирмешән данын Разыйф Гыйрфанов яклады. Якташыбыз сынатмады, үз үлчәү авырлыгында батыр булып калды. Аңа акчалата бүләк бирделәр һәм зур тәкәне җилкәсенә салдылар.

Аерым игътибарга лаек урын – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәйданчыгы булды. Әлеге инициатива кысаларында, бәйрәм тәмамлангач, 11 машина һәм 4 мотоцикл СВО зонасына озатылачак.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев