Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә шәмнәр дә кабыздылар
Моннан 84 ел элек башланган, дүрт елга якын, төгәлрәге 1418 көн дәвам итеп, 27 миллион кешенең гомерен алып киткән Бөек Ватан сугышын хәзерге буын да онытмый.
Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь датасы – Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан район үзәгендәге Мәңгелек ут янында оештырылган митингта йөзләгән кеше катнашты.
Районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, шуларның 8534се яу кырында башларын сала яки хәбәрсез югала. Кызганыч, бүгенге көндә районда исән калган ветераннарыбыз юк.
Чарага килүчеләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, район руханилары чыгыш ясап, бүгенге тормышыбызның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын билгеләп үттеләр.
-Якташларыбыз яу кырларында да, тылда да батырлык күрсәтеп, үз гомерләрен кызганмыйча, Җиңү яулауга зур өлеш керттеләр. Аларның батырлыгы Ватанга мәхәббәт, батырлык, фидакарьлек һәм каһарманлык үрнәге булып тора. Хөрмәтле райондашлар, сезгә аяз күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.
Павел Федорович Ермишев тумышы белән Иске Сережкино авылыннан. Якташыбыз, лейтенант Ермишев – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугыштан яраланып кайтып, 1981 елда вафат була. Митингта каһарман якташыбызның оныгы һәм оныкчыгы катнашты.
-Павел Федорович минем әни ягыннан бабамның әтисе. Мин үзем инде аны исән килеш күрмәдем. Ләкин бабабызның хәтере мәңге безнең йөрәкләрдә сакланыр, без аңа рәхмәтле, хөрмәтебез чиксез. Бүгенге матур тормышыбыз өчен бабабыз һәм башка каһарманнарыбыз алдында баш иябез, - ди якташыбызның оныкчыгы Дарья Ермишева.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар, Билгесез сугышчы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
Шул ук көннең кичендә биредә кабат байтак кеше җыелды. “Хәтер шәме” акциясенә кушылып, монда шәмнәр кабыздылар, сугышта һәлак булганнарга хөрмәтләрен белдерделәр.
Мәңгелек ут түрендә шәмнәрдән йолдыз формасы ясадылар һәм 22 санын яздылар. Бу чарада яшьләрнең дә актив катнашуы каһарманнарыбызның даны киләчәк буыннарда да сакланыр дигән өмет бирә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев