Чирмешәндә яңа чистарту корылмалары төзеләчәк
Район үзәгендә яңа чистарту корылмалары төзергә уйлыйлар.
“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"ннән белешүебезчә, төзелеш өчен проект ясалган, экспертиза да уздырылган. Төзелеш республика бюджетыннан биреләчәк акчаларга башкарылырга тиеш. Чистарту корылмаларын искесе, хәзер эшләүчесе янында ук төзиячәкләр. Яңасын эшләтеп җибәргәч, искесе сүтеләчәк.

фото: Кадыйр Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев