Чирмешәндә егетләр һәм кызлар имтиханнарда сынала башлый
Безнең районда

Чирмешәндә егетләр һәм кызлар имтиханнарда сынала башлый

Беренче имтихан 26 майга билгеләнгән.

Мәктәпләрдә “урак өсте” башланды. Лашмандагы имтихан кабул итү пункты 26 майда ачыла. Бу көнне 9 класслар - 7 укучы - инглиз, 15се татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыра. 29 майда төп мәктәпне тәмамлаучы 261 укучы рус теленнән сыналачак.

11нчеләрнең беренче сынаулары 28 майда үтәчәк, 6 укучы информатикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга Лениногорскийга бара. Урта мәктәпне тәмамлаучы 112 укучының 103се 30 майда математикадан имтиханны база дәрәҗәсендә тапшыра, ә 1 июньдә 76 егет һәм кыз бу фәннән профиль дәрәҗәсендә сыналачак.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев