Керкәле авылында яшәүче Сирень һәм Алсу Мисбаховларның өй каршыларында быел мини зоопарк барлыкка килгән.
Күңел өчен
Йорт хуҗасы аны әле җәй көне генә ясаган: анда берничә төрдәге сигез фазан, бер пар тавис кошы (павлин) һәм дистәләп күгәрчен яши. Әле болардан кала тагын 12 төрдәге 100дән күбрәк күгәрченнәре бар.
-Әлеге җылы як кошларын һәм өч төрдәге күгәрченнәрне быел гына Саратов өлкәсеннән алып кайттым. Алар өчен өй каршында - урамда ук махсус урын ясап куйдым, - ди Сирень Хәмзә улы. – Балалар бакчасыннан, мәктәптән балалар килә зоопаркка, урамнан узучылар да туктап карыйлар, фотога төшереп китәләр. Хәзер бит авылда сыер тотучылар да аз. Үзем дә алар янында озаклап йөрим, очканнарын карап торам, кыскасы – ял итәм. Бу кошларны ниндидер файда өчен түгел, күңел өчен асрыйм.
Күгәрченнәрдән башланган шөгыль
Күгәрченнәр Мисбаховлар хуҗалыгын инде биш ел элек үк үз иткәннәр.
-Бу шөгыльгә керешеп китүемә Әмирдән Миндар абый Әгъләмов сәбәпче булды. Себердә аның күгәрченнәре бар, мин аны интернет аша күреп белдем. Якташым биргән күгәрченнәр белән башлап җибәрдем бу шөгыльне, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. – Күгәрчен асраучылар бик аз - районда да без икәү генә. Чирмешәндә Әсхәт Җиһаншинда бар алар.
Сирень Хәмзә улы һәр кош төре турында бирелеп, кызыксынып сөйли. Алар турында интернеттан укып тәҗрибәсен арттыра. Күгәрченнәрнең кайбер төрләрен ачык һавага чыгарырга ярамый икән, аларны зур кошлар бик тиз тота ди. Ә иреккә чыгып йөри торганнары бик еракка оча ала икән.
-Бер күгәрченем Лениногрскидан ике тапкыр кайтты, - дип бер вакыйганы сөйләп үтте хуҗа. – Яңа хуҗасы шалтыраткач, яңадан аңа тапшырган идем, барыбер кире кайтты.
Артым көтелә
Күгәрченнәр кышкы суыкларга чыдам булса да, фазаннарга һәм тавис кошына җылы урын кирәк. Хуҗа аның хәстәрен күргән инде. Сентябрь тәмамланып килсә дә, әлеге җылы як кошлары йомырка өстендә утыралар: артым көтелә. Кошларның ят кешеләрне яратмавын да сиздек. Без килгәч, тавис кошы ачык ишектән бик тиз чыгып китте, бик биек оча. Шулай да ул яшәгән җиреннән ерак китмәде, хуҗалар аны тота алды.
Гади ризык белән генә булмый
Кошлар бөртек ашыйлар, яшеллек тә кирәк. Хуҗа аларга төрле үләннәрне ваклап бирә, ә кышкылыкка кычыткан киптергән.
-Улларыма, кызларыма (хуҗа аларга шулай эндәшә) витаминлы азыклар да сатып алам, яңа туганнарына аерым ризык кирәк, - диде Сирень Хәмзә улы.
Мисбаховларның хуҗалыклары зур, экзотик кошлардан кала сыерлары, атлары, сарыклары да күп. Ишегалдында песиләр чабыша, этләре дә бар.
Нет комментариев