Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Әмирлеләр мәрхүм авылдашларының китабын чыгарды

Әмирдә Сәетгәрәй Мәслахетдиновның “Яшәү - үзе олы бәхет” дип аталган шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр.

Китап 131 битле булып, 50 данә тираж белән бастырылган. Бу хыял әмирлеләр һәм читтә яшәүче авылдашларының ярдәме нәтиҗәсендә чынга аша. Басмага авторның 125 шигыре кергән. Һәр юлда – туган якка мәхәббәт, тормыш фәлсәфәсе, сагыну һәм шатлык.

Идея авторы – авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова. Ул әлеге проектны тормышка ашыруда инициатор була.

–Сәетгәрәй абый үзе исән чагында китап чыгару хыялын әйткән иде. Бу эшне ничек тә булса башкарырга кирәк дип гел уйладым. Үзем генә моны күтәрә алмавымны аңлап, авылдашларга мөрәҗәгать иттем. Тәкъдимемне хуплап, ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтле. Тамчыдан күл җыела диләр – бу хакыйкать. Әлеге китап – безнең бердәмлегебезнең матур нәтиҗәсе, – диде Гөлшат Әмин кызы.

“Яшәү – үзе олы бәхет”нең Әмир авыл клубында үткән презентациясенә мәрхүм Сәетгәрәй Мәслахетдиновның балалары, туганнары һәм аның иҗатын хөрмәт итүче күпсанлы авылдашлары җыелды. Чара барышында җылы истәлекләр яңгырады, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы күп кенә кызыклы вакыйгалар искә алынды. Әле авторның китапка кермәгән шигырьләре дә байтак икәнлеге билгеле булды.

Әлеге китап белән танышырга теләүчеләр аны район авыллары китапханәләреннән таба ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев