“Сөлчә”дән Илдар Зәйнуллин көненә 6-7 гектар җир сукалый
“Сөлчә” җәмгыяте (Иске Элмәле, Яңа Элмәле авыллары) механизаторының МТЗ-1221 тракторы һәр көнне иртәнге 7дән “җигелә”.
-Уҗым бодае астына төштем, 30 гектарлы кыр. Биш төрәнле сабан белән көненә 6-7 гектар җир сукалыйм. Артыгын барып булмый, күзләр тала: көне буе бер урынга текәлеп бар әле син. Тирәнрәк итеп, “огрех”лар калдырмыйча сөрергә дә кирәк, - ди Илдар Хәби улы. –Яңгырлардан соң җирләр каты, кайбер урыннарга сабан да керми.
Илдар Зәйнуллин “Сөлчә”гә Югары Кәминкәдән йөреп эшли икән, инде 10 еллап. Гомумән, 1984 елдан бирле, 45 ел гел тракторлар йөрткән.
-Чынлап әйтәм, эшемне яратам, тракторсыз тора алмыйм. Быел сука эшләренә кадәр сенаж ташыдым, дискатор белән чәчүгә җир әзерләдем, культивациягә чыктым. Хезмәт хакыбыз бар, эш урынында ашаталар. Менә бүген төш вакытында итле аш, макарон белән сыйладылар, кичкә “второй” алып киләләр, - диде механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев