Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тиздән роботлар алыштыра ала торган һөнәрләр исемлеге аталды

Алар, беренче чиратта, яңа технологияләр кертү юлы белән хезмәт функцияләренең бер өлешен алыштыру белән очрашырга мөмкин.

"Российская газета"ның сүзләренә караганда, сүз, аерым алганда, "стандартлаштырылган" хезмәтләр күрсәтелә торган эш урыннары турында бара. Әйтик, мондый эшне банк, иминият, финанс оешмалары хезмәткәрләре, туриндустрия вәкилләре - әлеге продуктларны рәсмиләштерү һәм сату белән шөгыльләнүче белгечләр башкара. Бүген үк, мәсәлән, банк счетын клиентның үзенә ачарга мөмкин.

Шундый ук хәл мәгълүматны кертү һәм эшкәртү белән бәйле эш урыннарына да кагылырга мөмкин (администраторлар, ярдәмчеләр, икътисадчылар, офис-менеджерлар һ. б.). Чөнки технологияләр мәгълүматның зур күләмен кеше эшли алганга караганда тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Роботлар эшли ала торган өченче төркем эшләр контроль белән бәйле (сатучы-кассирлар, сакчылар, контролерлар). Аларның хезмәте хәзер дә еш кына ИТ-технологияләр нигезендә компьютерлаштырылган комплекслар белән алмаштырыла.

Бу якын киләчәктә бу өлкәләрдә мәшгуль кешеләр эшсез калачак дигән сүзме? Бөтенләй юк. Икътисад һәм хезмәт базары үсеше тарихы тышкы факторлар нәтиҗәсендә күпчелек һөнәрләрнең трансформацияләнүен күрсәтә. Автоматлаштырылган функцияләргә алмашка яңа, катлаулырак бурычлар килә, алар бары тик кешеләр генә башкарыла ала. Бу хезмәткәрләрдән үз һөнәрендә даими үсеш, яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр алуны таләп итә, дип өстәделәр хезмәт институтында.

Мәглүматлар https://rg.ru/ сайтыннан алынды. 

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев