Чирмешәндә 22 июньдә айлык нормага якын яңгыр яуды
Белеп торыгыз

Чирмешәндә 22 июньдә айлык нормага якын яңгыр яуды

Июнь аеның үткән 22 көнендә Чирмешәндә 104 миллиметр яңгыр яуды, безнең район өчен июнь ае нормасы – 55 миллиметр.

Бу айлык норманың ике тапкыры диярлек. Иң көчле явым-төшем 22 июньдә күзәтелде. Тәүлек эчендә Чирмешәндә 38 миллиметр яңгыр яуды. Шуның 33,5 миллиметры көндез яуса, төнлә тагын 4,5не өстәде. Бу бер квадрат метрга - бер фляга су дигән сүз. Ә 1 апрельдән башлап районда 166 миллиметр явым-төшем теркәлгән.

 

Ильяс Гатауллин фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев