29 декабрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

29 декабрьгә һава торышы

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер урыннарда бераз кар явачак, аерым районнарда томан төшүе ихтимал.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы -9…-14 градус булса, көндез -7…-12 градус салкын булуы фаразлана.

Юлларда бозлавык, шуңа күрә машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.

 


Нет комментариев