Түбән Кәминкәдә урам бәйрәмендә шашлык пешерделәр
Түбән Кәминкә авылының Заречная урамы халкы гомер-гомергә дус-тату яшәде. Ел саен җәйнең матур бер кичендә күршеләр җыелып, урамда чәй эчү гадәткә керде, ә быел аны күләмлерәк, урам бәйрәме итеп оештырдылар.
Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланды. Берәүләр аш-су өчен җаваплы булса, бер төркем ир-егетләр кичкән үк шатер кордылар.
Чара чәй табыныда башланып китте. Анда әби-бабайларны олыладылар, балалар да күңел ачты, аларны туңдырма белән сыйладылар. Шунда ук пылау, шашлык пеште, самовар кайнап торды.
-Елга буенда учак ягып утыру - безнең традиция. Балалар үсеп таралышкач, тормыш ыгы-зыгычы баскач кына бу гадәт онытыла башлаган иде. Бүген менә җай табып җыелыштык, бик рәхәтләнеп ял иттек, - диделәр чараны оештыручылар.
Дөрестән дә, су буенда балык тоткан, каз бәпкәләре саклап үскән малай-кызлар яшьлекләренә кайткан төсле булдылар. Аларның күбесе читтә яшәсәләр дә, урам бәйрәменә кайтырга мөмкинлек тапкан. Чара барышында проектор аша яшьлектәге фотоларны карадылар, байтак хатирәләр яңарды. Истәлеккә фотога төшү өчен фотозона да эшләп куйганнар.
Авылдашлар кояш баегач та таралышмадылар, баян тартып, җырлашып кич утырдылар, авылга гармун моңы таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев