Чирмешәннән Тудияровларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында узган бәйрәмдә лаеклы бер гаиләгә быел да “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар. Әлеге мактаулы бүләккә Чирмешән авылыннан Людмила һәм Георгий Тудияровлар ия.
-Сезнең гаилә союзы үзара мәхәббәткә һәм хөрмәткә нигезләнгән ир белән хатын мөнәсәбәтенең ачык мисалы булып тора, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – Гаилә – җәмгыятьнең нигезе һәм таянычы. Барлык гаиләләрнең дә дус, тату булуын телим.
Тудияровлар февральдә алтын туйларын үткәргәннәр. Әлеге парның мәхәббәт тарихы авыл клубында башланып китә. Күрше Шентала районының Афонькино авылы егете Георгий Сәләй авылына кунакка килгәч, Людмиланы очрата. Студент кыз белән егет өч ел очрашып йөргәч, гаилә коралар һәм бу көннән инде 50 ел гомер узган. Шунысы кызык, алар икесе дә бер елда, бер үк көнне, 1953 елның 7 ноябрендә туганнар.
-Георгий үзенең туган көне кайчан икәнлеген әйткәч, шаяртасыңмы әллә, дидем, - дип шул вакытта булган хәлне сөйләде Людмила Николаевна. – Шулай туры килүенә икебез дә шаккаттык.
Педагогика институтын тәмамлаган кызны Чирмешән районына эшкә җибәрәләр. Людмила Тудиярова 48 ел укучыларга математика фәненнән белем бирә. Георгий Сергеевич гомеренең күп өлешен нефть тармагында эшли, гади электрчыдан җитәкче урыннарга кадәр күтәрелә. Район газетасы редакциясендә фотокорреспондент булып эшләгән елларын да искә алды ул. Авыл хуҗалыгы алдынгылары турында видеорепортажлар да ясарга туры килгән аңа. Үрнәк гаилә ике бала тәрбияли, оныклары үсеп килә.
-Бер-береңне тыңларга һәм ишетергә, аңлашып һәм терәк булып яшәсәң бар да әйбәт була. Бер-береңә юл куярга һәм тугрылыкны саклау зарур, - дип бәхетле гаилә серләре белән уртаклашты Людмила Тудиярова.
Бу кичтә төрле авыллардан килгән парлар ярышты. Алар арасында инде тәҗрибә туплаган, берничә дистә ел гомер иткәннәр дә, гаилә тормышын әле башлап кына җибәргән парлар да бар иде. Конкурсантларны тапкырлыкта да, җитезлектә дә сынадылар. Бәйге биремнәрен үтәгәндә югалып калмадылар. Тамашачылар белән бергә аларга балалары да көч биреп торды.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды, үзешчән артистларыбыз тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Яшьләр мәйданчыгында бәйрәм символы булган ромашка ясау буенча мастер-класслар, фотозоналар эшләп торды, балалар өчен дә төрле уеннар оештырдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев