Чирмешәндә бер юлы ике бәйрәм оештырдылар
Чирмешәндә быел да Нефть һәм газ сәнәгате һәм Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм Сабан туе стадионында оештырылды.
Чарага халык күп җыелды. Һава торышы да заказ буенча диярсең: җылы, кояш. Автомобильләрне хәтта юл кырыйларына да куярга туры килде.
“Татнефть” карамагындагы предприятиеләр мәйдан тирәсендә үз почмакларын булдырганнар. Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, “Татнефть” ААҖенең персонал белән эшләү идарәсе начальнигы Андрей Глазков, Татарстан республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башка мәртәбәле кунаклар район мәгариф хезмәткәрләре бизәгән милли өйчекләр белән таныштылар, мастер-класслар карадылар. Кунаклар һәм халык зур мичтә, метр ярым диаметрлы табада пешкән алма пирогы белән дә сыйланды.
Мәйданда бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре нефтьчеләрнең көндәлек эш-тормышын сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Шәп, эчтәлекле композиция!
Район башлыгы Рамил Айбатов бәйрәм тантанасын ачып, районның социаль-икътисади үсешендә нефтьчеләрнең өлеше зур булуын билгеләп үтте.
-Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне безнең район һәм, гомумән, республика өчен зур әһәмияткә ия, чөнки нефть тармагы республика тормышында саллы роль уйный. Туган җиребез, республикабыз киләчәктә дә чәчәк атсын, дөньялар тыныч булсын, - диде Рамил Тәлгать улы.
Республика һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән район торак пунктларында яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парклар, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары төзекләндерелде, ФАПлар төзелде, яңа җиһазлар сатып алына – болар барысы да район үсешен, аның халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнә.
Район җитәкчесе чирмешәнлеләр исеменнән район үсешенә ярдәмнәре өчен республика Рәисенә һәм "Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров та якташларыбызны бәйрәмнәр белән котлады һәм уңышлар теләде.
Нефть тармагы - байтак чирмешәнлеләр өчен эш урыны, анда йөзләгән якташыбыз хезмәт куя һәм бүген аларның иң-иңләрен мәйдан түренә чакырып, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, юбилей медальләре, тармак бүләкләре тапшырдылар. Алар арасында Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев, Чирмешәннән Ренат Хәсәнов, Ренат Могыйзов, Бәркәтәдән Минсәгыйть Гыймранов, Әмирдән Котдус Сибгатов, Нәфис Шәфыйков (Кара Чишмә – Чирмешән), тумышы белән Сосновкадан Петр Дютин, Ульяновкадан Иван Иванов та бар.
РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Котдус Сибгатов бу тармакта 32 ел оператор булып хезмәт куя.
-Бу көн хәтердә озак сакланыр, үз гомеремдә икенче тапкыр костюм-чалбар киеп, галстук тактым: беренчесе - туемда, икенче тапкыр – бүген, - дип елмая Котдус Әхтәм улы. – Хезмәтемне шулай бәяләгән өчен җитәкчелеккә зур рәхсәт.
Ульяновкадан Иван Ивановка “Татнефть-Добыча” структура бүлекчәсенең Рәхмәтен тапшырдылар.
-Эшебез катлаулы, шулай да ир-ат өчен авыр димәс идем, 17 ел эшләү дәверендә төрле вакытлар булды, - диде ул. – Ә бүләк алу кемгә дә рәхәт инде ул, көтмәгән идем.
Бәйрәм программасын танылган эстрада җырчылары дәвам итте. Шул ук вакытта мәйданның икенче почмагында халык төрле ярышларда көч сынашты, балалар өчен уеннар оештырдылар. Халык 11ләргә кадәр күңел ачты.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев