26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын киметүгә юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.
Мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 9 аенда Чирмешән районында 91 авария теркәлгән. Бәхеткә, аларда һәлак булган һәм яраланган балалар юк. Республика юлларында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 381е яраланган.
Балаларны транспортта йөрткәндә аварияләр белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 13 пассажир-бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.
Юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитеты, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтеләчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат профилактик эшләү өчен уку урыннарына тапшырылачак. Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.
Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук начар һава шартлары аркасында килеп чыккан юл ситуацияләренә бәйле рәвештә, барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакырабыз!
Нет комментариев