Чирмешәндә Кыш Бабай резиденциясе эшли
Бу көннәрдә район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган үзәк чыршының утларын кабыздылар. Димәк, Яңа ел бәйрәме чаралары сезоны да ачылды.
Яңа елның төп герое Кыш Бабай чыршы утларын кабызгач, кунакларны үз резиденциясенә дәште. Бу көнне байтак бала Кыш Бабай белән Кар Кызыннан бүләкләр алды.
Райондашларыбыз һәм кунаклар өчен мондый күңелле бәйрәм быел да нефтьчеләр ярдәме белән оештырылган. Әлеге чарада алар үзләре дә катнашты. Иганәчеләр чыршы янына җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Район башлыгы Рамил Айбатов чирмешәнлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм кунакларны биредәге әкияти матурлыкны күрергә чакырды.
-Барыгызга да сәламәтлек, һәр гаиләдә, хезмәт коллективларында тынычлык, татулык, бер-береңә хөрмәт булуын телим. Күңелсезлекләр үткәндә калсын, киләсе Елан елы бәхет-шатлыклар алып килсен, уй-хыялларыгыз чынга ашсын, - диде ул.
Мәктәп укучылары арасында оештырылган “Үз кулларың белән ясалган Яңа ел чыршысы патриотик уенчыгы” район конкурсында җиңгән балалар район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды.
Мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада олылар да, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте, уеннарда катнашты. Җырлап-биеп 2024 – Аждаһа елын озатып, 2025 – Елан елын каршы алдык.
Кыш Бабай резиденциясе 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәр көнне 15.00дән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үз һөнәрен күрсәткән һәр бала нефтьчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләккә ия булачак.
Кадрия Гамирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев