Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәхетне читтән эзләмәдек

Пенсиягә чыгу әле ул яшәү бетте дигән сүз түгел. Өлкән яшьтә дә гаиләңә һәм җәмгыятькә файда китереп, актив тормыш алып барырга мөмкин. Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап уздырылган бәйрәмдә Валентина Кандрова исемендәге хорны үрнәк итеп яңгырады бу сүзләр. Йөрәкләре, күңелләре белән картаймас җырчы ветераннарга район башлыгы Наил Зариповның махсус...

Пенсиягә чыгу әле ул яшәү бетте дигән сүз түгел. Өлкән яшьтә дә гаиләңә һәм җәмгыятькә файда китереп, актив тормыш алып барырга мөмкин. Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап уздырылган бәйрәмдә Валентина Кандрова исемендәге хорны үрнәк итеп яңгырады бу сүзләр. Йөрәкләре, күңелләре белән картаймас җырчы ветераннарга район башлыгы Наил Зариповның махсус бүләкләре дә тапшырылды.

-Балачакта, яшьлегебездә михнәтне күп күрдек, әмма картлыгыбыз шатлыклар белән тулы, рәхәттә уза, - диде Эчке эшләр органнары ветераны Галимҗан Закиров.
Бүгенге тормыштан бик канәгать сугыш һәм хезмәт ветераннары. Бәйрәмдә дә алар Президентыбыз һәм район җитәкчелегенә кат-кат рәхмәт укыдылар.
-Өлкән кешегә күп кирәкми, бүгенге бәйрәмне без гомер буе матур хатирә итеп искә алырбыз, - диде Әмирдән Фәридә Зыятдинова.
Чынлап та, матур узды Өлкәннәр көне. Район оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары ветераннарны сәхнәгә чакырып бүләкләр тапшырдылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Өлкәннәребез хөрмәтенә район үзешчәннәре бик күркәм концерт та әзерләгәннәр. Әйе, бәйрәм көнне генә түгел, һәрвакыт игътибарга, ихтирамга лаек гомерләрен фидакарь хезмәттә уздырган, алны-ялны белми эшләгән райондашларыбыз. Югары Кәминкәдән Габбас Шәмсетдинов 40 елдан артык туган авылында хезмәт куйган. Лаеклы ялда булса да, әле дә эшли. "Миңа 63 яшь кенә, ничек өйдә утырыйм," - дип шаярта ветеран. Туймәттән 82 яшьлек Хәйдәрҗан Ногмановның хезмәт стажы 51 ел, шуны 32 елын ул комбайнчы булып эшләгән. Чирмешәннән Виктор Тузилов, Евгений Ромин, Елена Серова, Надежда Чупахиналарның хезмәт юлы үзе бер кеше гомеренә тиңләрлек.
Кармыштан Гаҗилә Зөфәрова 30 елдан артык терлекчелектә хезмәт куйган. "8нче классны бетергәч фермага бардым, лаеклы ялга да шуннан киттем, - ди Гаҗилә Имаметдин кызы. - Безнең заманда җәйге яллар, отпуск - фәләннәр юк иде, каядыр китеп җиңел тормыш та эзләп йөрмәдек".
Иске Котыштан Раиса Фадеева 15 яшеннән лаеклы ялга чыкканчы дуңгыз караучы булып эшләгән. Яңа Кадидан авылның иң өлкән кешесе Хаммәтзәки Мортазин да бәхетен туган ягында таба. Карчыгы Оркыя әби белән 65 ел тату гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер оныклары, оныкчыклары өчен сөенеп яшиләр. Бәйрәмгә чакырылган һәр ветеран мактауга лаек, алар моңа үз хезмәтләре белән ирешкән.
- Әле күптән түгел генә символик вакыйга булды, хезмәт батырлары хөрмәтенә Чирмешәндә Хезмәт даны аллеясы ачылды, - дип башлады тәбрикләү сүзен район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Әсхәт улы Шакиров. - Гомумән, республикада, шул исәптән районда да, соңгы елларда өлкәннәр өчен зур эшләр башкарыла. Яшь буынга матур үрнәк күрсәтүче хезмәт һәм сугыш ветераннары киләчәктә дә район җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмас. Иң мөһиме - сау-сәламәт булыгыз, киңәшләрегез һәм үгет-нәсыйхәтләрегез белән гел кирәк сез безгә.
Бәйрәмнән фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан