Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыклары арпа, бодай, борчак чәчәләр

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте техникалары тәүлек әйләнәсе кырда. Алар борчак чәчүне бер тәүлектә төгәлләделәр дә, ягъни аның орлыгын 204 гектарда туфракка күмдерделәр. 100 гектарда арпа чәчәргә дә өлгергәннәр, аны барысы 617 гектарда игәргә планлаганнар.

- Бу хуҗалыкта бик оператив эшлиләр, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан Шәйхетдинов. – Җәмгыять күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруны, дым каплатуны да төгәлләде.

“БИО-АГРО” җәмгыятендә арпа чәчәләр, алар 600 гектарда эш башкарганнар да. “Фәхретдинов Ю.М.” крестьян-фермер хуҗалыгы ике көндә 60 гектарда бодай чәчәргә өлгергән. Бүген “Сөлчә” дә чәчүгә керешкән, 50 гектарда арпа орлыгы туфракка күмдерелгән.

Район буенча әлегә 1000 гектарда чәчкечләр узган, бу сан көн дә үсештә. Көндезләрен җылы булгач, төнге суыклар кыр эшләренә комачауламый.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларны язгы кыр эшләре барышы, гомумән, авыл хуҗалыгы һәм аларга ташламалы кредитлар бирү бирү тәртибе турында сөйләделәр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зәббаров быел язның берничә атнага иртәрәк килүен билгеләп үтте.

Район буенча күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау тулысынча төгәлләнгән. Көзге культуралар да сый алган, аларның 54 проценты тырмаланган. Дым каплату эшләре тиешленең 56 процентында башкарылган. “ЧИРМЕШӘНАГРО” бу эштә дә алдынгы – дым каплату тулысынча төгәлләнгән. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында да эш азаеп бара.

Чирмешән аграр техникумы әле кырга чыкмаган.

Районда язгы һәм көзге бөртекле культуралар быел 38122 гектарда игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X