Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Йөртүче дә, җәяүле дә җаваплы

Быел, узган 6 айда, районда булган юл һәлакәтләрендә бер кешенең гомере өзелгән, җиде кеше яраланган.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча ведомствоара район комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, бу чорда исерек хәлдә автотранспорт руле артына утырган 26 кеше (2021дә – 35) тоткарланган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1372 факты (былтыр әлеге чорда – 1179) ачыкланган.
Бүгенге утырышта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров, райондагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе бүлеге начальнигы Алинә Филиппова, район архитекторы Хәлим Сәлахов һәм башкалар чыгыш ясады.
Йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә кагыйдәләрне еш бозалар, быел шундый 21 очрак (былтыр – 15) беленгән. Куркынычсызлык каешын эләктермичә машинада йөрүче 306 йөртүчене җаваплылыкка тартканнар. Әлеге күрсәткеч 2021дәгедән ике тапкыр диярлек күбрәк.
Автотранспортта һәлакәтләрне кисәтү буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе бүлеге төрле профилактик чаралар үткәрәләр, аңлату эшләре алып баралар. Бу өлкәдә эшне тагын да көчәйтү мөһим.
Билгеле, хәвеф-хәтәрсез йөрү юллар торышына, юл билгеләренә дә бәйле. Комиссия утырышында бу хакта да сүз барды. Быел да байтак урамнарда чокыр-чакыр томаланган, разметкалар ясалган. Мәктәпләр тирәсендә ясалма тигезсезлекләр булдырыла, юл билгеләре яңартыла. Кайбер урыннарда әлеге эш, подрядчы оешма ачыклангач, август аенда башкарылырга тиеш.
Бу көннәрдә юлларда балалар күбәйде, шуңа күрә автотранспорт йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк. Әти-әниләр дә балаларын күзәтүсез калдырмасыннар иде.
Титов урамының 13,15 нче йортларда яшәүчеләр шул тирәдә шлагбаум куеп, ясалма тигезсезлек урнаштырып булмасмы, диләр. Комиссия, моңа әлегә средстволар җитмәүлектән, башка таләпләрне дә искә алып, монда “Торак зона” дигән кисәтү билгесе куярга тәкъдим кертте һәм ул бүгенге утырыш карарында чагылыш тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X