Яңа Элмәле янында җәяүлене бәрдергәннәр
Юл хәрәкәте

Яңа Элмәле янында җәяүлене бәрдергәннәр

Яңа Элмәле авылы янындагы юлда бер җәяүлене, шушы авыл кешесен, машина бәрдергән. Төрле җәрәхәтләр алып зыян күргән хатын-кызны Әлмәткә больницага озатканнар.

-Җәяүле тиешсез урында юлга чыккан һәм киемендә караңгы вакытта машина йөртүчеләр күреп алырлык яктылык кайтаргыч элементлар булмаган,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән инспекторы Рәмис Шәкүров.

Автоинспекторлар әйтүенчә, Нурлаттан Кузай уңаена баручы “Лада” машина йөртүчесе дә кагыйдәне бозган - куркынычсыз хәрәкәт тәэмин итәрдәй тизлек белән бармаган.

Фото архивтан


Нет комментариев