Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңа Чишмә районындагы авариядә ике егет һәлак була

Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылы янында булган юл һәлакәте ике гаиләгә зур кайгы алып килә - ике егетнең гомере өзелә. 1999 елгы яшүсмер йөртү таныклыгы булмаган килеш, шлемсыз мотоцикл иярли, иптәш малаен да утырта. Мотоцикл йөртүче каршы полосадан килүче Газель автомобиленә юл бирмичә, сулга борыла. Газельгә килеп бәрелгән мотоцикл иясе...

Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылы янында булган юл һәлакәте ике гаиләгә зур кайгы алып килә - ике егетнең гомере өзелә.

1999 елгы яшүсмер йөртү таныклыгы булмаган килеш, шлемсыз мотоцикл иярли, иптәш малаен да утырта. Мотоцикл йөртүче каршы полосадан килүче Газель автомобиленә юл бирмичә, сулга борыла. Газельгә килеп бәрелгән мотоцикл иясе һәм пассажир, алган җәрәхәтләрдән, урында ук җан бирәләр.
1962 елгы Газель хуҗасы руль артына салмыш килеш утырган була. Моңа кадәр дә исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен йөртү таныклыгын алган булганнар. Таныклыкны кабат алуына әле бер ел да юк икән. Яңа закон буенча, мондыйларга таләпләр кырыс - аңа 200 меңнән 300 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Җәзаны суд билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Чишмә авария