Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Узган җиде айда республика юлларындагы һәлакәтләрдә дүрт баланың гомере өзелгән

Быелның җиде аенда Татарстан юлларында булган 329 юл һәлакәтендә дүрт баланың гомере өзелгән, 339 бала төрле имгәнүләр алган. Шушы аяныч саннар һәм яңа уку елы башлану белән бәйле, 20 авгусстан 9 сентябрьгә кадәр, республикада, шул исәптән Чирмешәндә дә “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителде.

-Бу чорда ата-аналардан, олылардан түбәндәгеләрне эшләү сорала, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.  –Беренчедән, балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, бигрәк тә, мәктәпкә баруның куркынычсыз юлларын, юл аша чыгу, велосипедта йөрү тәртипләрен искә төшерү зарур. Икенчедән, яңа уку елы алдыннан балаларга караңгыда ут кайтаргыч элементлы киемнәр, сумкалар алырга киңәш ителә. Әлбәттә инде, яшь пассажирларны автомобильдә махсус креслоларда, куркынычсыз җиһазлар белән эләктереп йөртү мөһим. Ә машина йөртүчеләр балалар күп йөри торган урыннарда аеруча сак булсыннар, тизлекне киметсеннәр иде. Малайлар, кызлар бик хәрәкәтчән, аларның юлга йөгереп чыгуын күрми дә калуың бар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев