5 сентябрь көнне, кичке тугызынчы яртыларда, Урманасты Үтәмеш авылы янында “Лада Калина” атомашинасы асфальт өстендә әйләнеп каплана һәм “аякка басып” юл кырыена төшеп китә.
-Аның йөртүчесе - безнең район кешесе башындагы яралар белән больницага озатылды, исән. Ул руль артына исерек килеш утырып юлга чыккан, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Рәмис Шәкүров фотолары
Нет комментариев