Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Татарстан Мәдәният министрлыгы Минзәлә театр артистлары һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Минзәлә театры артистлары Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханова бүген иртән фаҗигале төстә юл һәләкәтендә һәлак булган. (Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). Бүген иртән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханова юл һәләкәтендә һәлак булган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аларның гаиләсе, туганнары,...

Минзәлә театры артистлары Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханова бүген иртән фаҗигале төстә юл һәләкәтендә һәлак булган.


(Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). Бүген иртән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханова юл һәләкәтендә һәлак булган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аларның гаиләсе, туганнары, якыннары, шулай ук театр коллективының кайгысын уртаклаша, диелә ведомствоның рәсми сайтында.

Артисткалар белән хушлашу 4 февраль көнне булачак.

Эльмира Гәрәева 1975 елның 1 июлендә Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Театрда 1995 елдан бирле эшләгән.

Эльмира Әхмәтханова 1972 елның 25 сентябрендә Актаныш районы Иске Байсар авылында туган. Театрга 1992 елдан алып эшләгән.

Мәгълүмат:http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/03/134390/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр Минзәлә