Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Шешминкада кунак кызы сыра эчкән хәлдә машина руле артына утырган

ЮХИДИ хезмәткәрләре Шешминка авылындагы төнге рейд вакытында бер-бер артлы, сыра эчеп руль артына утырган машина йөртүче ике яшь кешене тоткарлыйлар. Аларның машина йөртү таныклыклары да булмый.

Инспекторлар сүзләренчә, алар әүвәл төнге 11ләр тирәсендә “ундүртле” җиңел машинасын туктаталар. Рульдә – яшь кыз, “права”сы - юк. Язуларны тикшергән арада “автоледи”дан алкоголь исе килеп китә - кунак кызы сыра да эчкән икән. Шушы хәлдә иптәш егетенең машинасында әйләнеп килергә уйлаган.

Ул да булмый, әлеге уңайдан беркетмә тутырганда, Шешминка урамына икенче “ундүртле” килеп керә. “Понятойга” дип туктатылган яшьләрнең руль артындагысы шулай ук правасыз булып чыга, өстәвенә сыра эчкән.

Хәзер әлеге кагыйдә бозучыларга суд булачак. Аларга 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 30ар мең сум штраф яный.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев