Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Шешминка юлындагы һәлакәттә 53 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Узган атна җомгасында, 7 сентябрь көнне, көндезге икенче яртыларда Шешминка юлында ВАЗ-21074 автомашинасы әйләнеп капланган. Ни кызганыч, аның йөртүчесенең - 53 яшьлек ир-атның шунда ук гомере өзелә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров әйтүенчә, Шешминка ягыннан Чирмешәнгә баручы әлеге “җиделе” машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламый, кызу бара, транспорт чараларының юлда урнашу тәртибен боза һәм нәтиҗәдә юл участогында кырыйга төшеп әйләнеп каплана. Бәлага таручы - Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс районыннан, вакытлыча безнең районда яшәгән. Ул машинада үзе генә булган.

Рәмис Шәкүров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев