Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Әлмәтлеләр Чирмешәндә бәрелешкән

Бу атнаның сишәмбесендә, иртәнге сигезләрдә Яңа Элмәле авылыннан “Күтәмә борылышы”на таба узарак урында УАЗ һәм Volkswagen Polo автомашиналары бәрелешкән.

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, чит ил машинасын йөртүче узып китәргә ярамаган урында (тоташ линияле зонада) алдагы йөк машинасын узарга теләп каршы юлга чыга һәм маневрны төгәлли алмыйча, каршыга килүче УАЗ - “буханка”га бәрелә.

-Нәтиҗәдә, Нурлаттан Әлмәткә баручы Volkswagen Polo автомашинасының арткы утыргычында утырган пассажир хатын-кыз имгәнүләр алган. Дөрес, ул “Ашыгыч ярдәм”не көтмичә, үзе юл уңаендагы машинага утырып, Нурлатка больницага китә, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. –Бәхеткә, алда утырган  15 яшьлек кызга һәм УАЗ йөртүчесенә һәм аның пассажирына зыян булмаган. УАЗ йөртүче дә Әлмәт районыннан.

Рәмис Шәкүров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев