Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Әккәрәй йөртүчесенә шампан шәрабы өчен 30 мең сум штраф салганнар

Әккәрәй авылыннан берәү өчен яңа ел бик уңышсыз башланган. 1 нче январь көнне "салган" баштан машина белән идарә иткән әлеге кешене иртән ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Кунакка барып, үзе әйтүенчә, ике бокал шәраб эчкән машина йөртүчедә алкоголь исе булган. -Әлеге йөртүче хәзер 30 мең сум штраф түләячәк, ул бер ел ярымга,...

Әккәрәй авылыннан берәү өчен яңа ел бик уңышсыз башланган. 1 нче январь көнне "салган" баштан машина белән идарә иткән әлеге кешене иртән ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Кунакка барып, үзе әйтүенчә, ике бокал шәраб эчкән машина йөртүчедә алкоголь исе булган.

-Әлеге йөртүче хәзер 30 мең сум штраф түләячәк, ул бер ел ярымга, я ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да колак кага. Өстәвенә, кагыйдә бозучы киләчәктә "права"сын юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырып кына ала алачак,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Евгений Михайлов.
Инспекторлар 15 январь көнне Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында Түбән Чегодай авылы кешесен туктатканнар. Ул да транспорт белән алкогольле эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән.
Шунысын әйтергә кирәк, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр суд карарыннан соң ук "права"ларын тапшырырга тиешләр. Моны эшләмәгән очракта, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү срогы саналмый. Тик таныклыкны тапшыргач кына срок кими башлый. Штрафларны түләргә исә 60 көн вакыт бирелә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД Штраф Әккәрәй авылы шампанское