Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Каршы як юлга ашыгып чыкма

2019 елда республикада булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 367 кешенең гомере өзелгән. Алар арасында 128 машина йөртүче, 109 пассажир, 130 җәяүле.

Күпчелек очракта кеше гомере өзелүнең төп сәбәбе – машинада куркынычсызлык каешын такмау. Ата-аналар үзләренең куркынычсызлыгын гына түгел, балалар иминлеген дә кайгыртмыйлар. Балалар өчен авто-кресло булып та, аны дөрес беркетмәү үлем очрагын арттыра.  Узган елда 19 бала юл-транспорт һәлакәте корбаны булган.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясенең ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров: “Республика юлларында 367 үлүче -  безнең өчен авыр сан”, - дип ассызыклады.  “Бүгенге көндә криминаль җинаятьләргә караганда юлларда кеше күбрәк үлә”, - диде  Премьер-министр урынбасары. Ул шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен күзәтү һәм өйрәнү кирәклеген җиткерде.

Йөртү стажы ике елдан да әзрәк булган машина йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак очрый башлаганнар. Шул исәптән, Шамил Гафаров автомәктәпләргә игътибар итү, аларның эш рейтингын масса күләм мәгълүмат чараларында урнаштыру кирәклеген әйтте.

Узган елда аек булмаган килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре кимегән, автобус йөртүчеләр дә хәвеф-хәтәргә сирәгрәк очраган. Ә каршы як полосага чыгу очраклары шактый күбәйгән.

2020 елның узган ике атнасында юлларда 19 кеше һәлак булган. Аларның 15се каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә.

Киңәшмәдә юл фонды исәбендә калган акчаларны урнаштыру хакында да сөйләштеләр. Безнең районда алар узган елдагыча балалар белем бирү учрежденияләре янында иминлек чараларын үтәүгә тотылачак.

Районыбызда былтыр 23 юл һәлакәте булган, аларда 4 кешенең гомере өзелгән. Юл кагыйдәләрен бозуның 3321 очрагы ачыкланган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев