Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кармыш командасы район данын яклаячак

Чирмешәндә узган "Куркынычсыз тәгәрмәч" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары слетында Кармыш урта мәктәбе командасы кабат беренче урынны яулады. Кармышлылар юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтеп, әлеге бәйгедә гел призлы урыннарга лаек булалар. Аларга республика конкурсында да район данын якларга туры киләчәк. Быел яшь инспекторлар слетында 24 мәктәптән 96 укучы катнашты....

Чирмешәндә узган "Куркынычсыз тәгәрмәч" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары слетында Кармыш урта мәктәбе командасы кабат беренче урынны яулады.


Кармышлылар юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтеп, әлеге бәйгедә гел призлы урыннарга лаек булалар. Аларга республика конкурсында да район данын якларга туры киләчәк.
Быел яшь инспекторлар слетында 24 мәктәптән 96 укучы катнашты. Балалалар "Юл кагыйдәләрен белүче", "Автошәһәрчек", "Велосипедта фигуралы йөрү", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" конкурсларында көч сынаштылар.
-Мин бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам, - ди Утыз Имән мәктәбенең 5 класс укучысы Гүзәл Төхвәтуллина.- Бар да ошады. Аеруча медицина ярдәме күрсәтү бәйгесе кызыклы булды. Без ярышка берничә көн дәвамында әзерләндек. Башкалар да яхшы әзерләнгәннәр, көндәшләр көчле.
Шулай да Утыз Имән командасы сынатмады, өченче урынга лаек булды. Чирмешәннән кадет мәктәп-интернаты укучылары икенчедә.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе оештырган бу бәйгедә барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамышево