Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында "Приора" КамАЗга бәрелгән

Бүген Чирмешән районында, олы юлдан Югары Кармалка ягына таба борылыш тирәсендә, авария булган.

Юлны кардан чистартып баручы КамАЗга арттан “Приора” автомобиле килеп бәрелә.  Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә машинага нык зыян килгән, бәхеткә, автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры җитди тән җәрәхәтләре алмаганнар. Ашыгыч ярдәм” машинасы бик тиз килеп җитсә дә, алар хастаханәгә барып ятудан  баш тарталар.

-Җиңел автомобиль белән идарә итүче дистанцияне сакламаган, һава торышы шартларын исәпкә алмаган һәм катнаш юл машинасына килеп бәрелгән, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов. – Бу көннәрдә һава торышы бозылды, бураннар, явым-төшем  көтелә, юлларда-бозлавык. Машина йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга кирәк.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев