Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Үтәмештән “Минск” йөртүчесен кулга алырга мөмкиннәр

Исерек килеш мотоцикл белән идарә иткән искеүтәмешлегә акча янчыгын шактый бушатырга туры киләчәк. Ул штраф өстенә штраф “эшләгән”.

-“Минск” мотоциклын Иске Үтәмеш авылы урамында кичке дүртләрдә туктаттык. Урта яшьләрдәге ир-ат яхшы ук “салган” булып чыкты. Әлеге мотоциклчыга, шлем кимичә руль артына утырган өчен – 1000 сум штраф, страховкасы юк -  тагын 800 сум, мотоцикл йөртергә хокукы да булмыйча, өстәвенә, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен  30 мең сум штраф яисә 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яный, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Югары Кармалка авылында полиция участок уполномоченныйлары туктаткан Чирмешән кешесенә дә 30 мең сум штраф сугарга һәм аны ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу ир-ат та транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев