Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Үтәмеш кешесе, җәяү йөрмәс өчен, 200 мең сум акча түләргә “риза”

Иске Үтәмеш авылында яшәүче ир-егет бер атна эчендә руль артында аек булмаган килеш ике тапкыр тоткарлана.

Ул элек шундый хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

-Ике очракта да аны Иске Үтәмеш урамнарында туктаттык, - ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика инспекторы Сергей Барабашкин. – Ул үз гаебен таныды. Беренче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итеп тоткарланган машина йөртүчегә  ел ярымнан ике елга кадәр вакытка йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум  штраф түләргә туры килә. Әгәр дә мондый хәл кабатлана икән, шофер җинаять җаваплылыгына тартыла, моңа өстәп 200 мең сум штраф яисә мәҗбүри эш каралган. Билгеле, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү вакыты да арта.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев