Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Исерекнең тормозы юк

23нче май көнне, көндезге икенче яртыларда, Лениногорск-Чирмешән автоюлының 87нче километрында (Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авыллары арасындагы тау бите) юл һәлакәте булып, авариядә алган җәрәхәтләрдән бер кеше үлде. - Урманасты Үтәмеш авылыннан булган йөртүче әлеге урында тизлекне нык арттыра һәм, нәтиҗәдә, ВАЗ-21099 автомашинасы юл кырыена төшеп әйләнеп каплана,- ди район...

23нче май көнне, көндезге икенче яртыларда, Лениногорск-Чирмешән автоюлының 87нче километрында (Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авыллары арасындагы тау бите) юл һәлакәте булып, авариядә алган җәрәхәтләрдән бер кеше үлде.


- Урманасты Үтәмеш авылыннан булган йөртүче әлеге урында тизлекне нык арттыра һәм, нәтиҗәдә, ВАЗ-21099 автомашинасы юл кырыена төшеп әйләнеп каплана,- ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров. -Авариядә имгәнүләр алган пассажирларның берсе - 38 яшьлек ир-егет район үзәк больницасында үлде. Җәрәхәтләнгән машина йөртүче дә хастаханәгә китерелә. - Транспорт иясе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, өстәвенә исерек килеш руль артына да утырган. Салган баштан транспорт белән идарә итүчеләр аркасында, бу - быел теркәлгән икенче авария.

Гомумән, ел башыннан 5 ай эчендә ЮХИДИ инспекторлары районыбыз юлларында транспортны исерек йөртүче 52 кешене тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте