Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган чирмешәнлене зур штраф яки төрмә көтә

Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы керткәннән бирле район территориясендә беренче тапкыр җинаять эше кузгатылды. -Билгеле булганча, бер ир-ат 2015нче елның март аенда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, - ди район прокуроры урынбасары Юрий...

Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы керткәннән бирле район территориясендә беренче тапкыр җинаять эше кузгатылды.

-Билгеле булганча, бер ир-ат 2015нче елның март аенда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов.- Әмма ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамый һәм агымдагы елның 2 октябрендә кабат исерек килеш руль артына утыра. Чирмешәннең Титов урамыннан барганда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Чирмешәндә яшәүче әлеге ир-атка карата, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җәзага тартылган кеше буларак, җинаять эше кузгатыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хокук бозу өчен зур суммада штрафка тартырга яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы прокурор

2
X