Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иң мөһиме – кеше гомере

Юлларда һәлак булучылар санын 25 процентка киметү - мөмкин эш, 2020нче елга кадәр бу күрсәткечкә ирешү - дәүләткүләм бурыч. Юл хәрәкәте иминлеген яхшырту буенча 2013-2020нче елларга федераль максатчан программада да шундый максат куела. Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы программалар төбәкләрдә дә эшләнгән һәм эшләнә. Безнең республикада 2013нче елга юллар төзү һәм...

Юлларда һәлак булучылар санын 25 процентка киметү - мөмкин эш, 2020нче елга кадәр бу күрсәткечкә ирешү - дәүләткүләм бурыч. Юл хәрәкәте иминлеген яхшырту буенча 2013-2020нче елларга федераль максатчан программада да шундый максат куела.


Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы программалар төбәкләрдә дә эшләнгән һәм эшләнә. Безнең республикада 2013нче елга юллар төзү һәм ремонтлау өчен бюджеттан бирелүче акча күләме узган елдагыдан чүт кенә кими. Средстволарның сизелерлек өлешен гамәлдәге юлларны тотуга, төзәтүгә юнәлдермәкчеләр. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларына, федераль үзәктән тыш, республика һәм җирле бюджетлардан, бюджеттан тыш чыганаклардан да дистәләрчә миллион сум акча юнәлдерү сорала. Муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары алдагы берничә елда бу өлкәдә нәрсәләр эшләргә җыенуларын бүген үк ачыкларга, заявкалар формалаштырырга тиешләр.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясенең видеоконференция режимында, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгат Сәфәров җитәкчелегендәге утырышында болар, алдагы көннәрдә юллардагы чокыр-чакырларны ямау, разметкаларны яңарту хакында да сүз булды. Белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча паспортлар ясатуны тизләтергә кушылды. Мондый паспортлар торак пунктлар өчен дә кирәк. Кайдадыр юл билгесе куела икән, ул ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш.

Әсгат Сәфәров юлларга хезмәт күрсәтүче оешмалар белән озак срокка, берничә елга килешүләр төзү дә үзен акламый, диде. Моның сәбәбе иң элек вәзгыятьнең, бәяләрнең гел үзгәреп торуы, техниканың искерә баруы белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте