Чирмешәндә “Тоннель” операциясе үткәрәләр
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә “Тоннель” операциясе үткәрәләр

Чирмешән районы автоинспекторлары 28 майда (2024) район үзәгендә чираттагы “Тоннель “ операциясенә чыга.

Юл хәрәкәте сакчылары  балаларны автомашиналарда йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә игътибарны арттырачак. Чара “Игътибар: балалар!” оператив-профилактика чаралары кысаларында үтә, ул  иртәнге 7.20 – 8.20гә кадәр, бер сәгать дәвам итәчәк.

-“Тоннель”ның максаты - юл бәла-казаларын кисәтү. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтик, моның белән  сез үзегезнең дә, башкаларның да сәламәтлекләрен, тормышларын саклап каласыз, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.


Нет комментариев