Чирмешәндә руль артында телефоннан сөйләшеп баручыга 1500 сум штраф сукканнар
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә руль артында телефоннан сөйләшеп баручыга 1500 сум штраф сукканнар

Район үзәгендә үткән “Тоннель” операциясе барышында автоинспекторлар кагыйдә бозган өч машина йөртүчегә карата беркетмә тутырганнар.

-20 февральдә, иртәнге 7дән 8гә кадәр, бер сәгать дәвам иткән чара барышында 33 автомашинаны туктатып тикшердек. Шуларның куркынычсызлык каешларын такмаган ике йөртүчесенә карата административ беркетмә төзелде, җәза күләме – 1000шәр сум. Бер якташыбыз исә руль артында  телефоннан сөйләшеп барган өчен “эләкте”, аңа җәза күләме – 1500 сум, - диде район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.   

 


Нет комментариев