Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен еш бозганнар

Быелның узган өч аенда (гыйнвар – март) районда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

-Әлеге хәл гыйнвар аенда Кызыл Яр авылы янында автотранспорт белән каршы юлга чыгу кагыйдәләрен бозып бәрелешү аркасында булды. Гомумән, бу төр кагыйдәне санга сукмаучы машина йөртүчеләребез шактый. Куркынычсызлык каешын такмаучыларга карата да  беркетмәләрне еш төзибез, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Ни кызганыч, ата-аналар һәм мәктәп укучылары арасында аңлату эшләре алып барылса да, юлларда скутерларда һәм мотоциклларда йөрүче балалар һәм яшүсмерләр кимеми. Югыйсә, андый төр техникаларны идарә итүчеләр катнашында республикада ел да аяныч юл бәла-казалары теркәлә. Былтыр безнең районда да бер яшүсмер  шундый автотранспорт белән һәлакәткә юлыгып, тән җәрәхәтләре алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев