Чирмешәндә “Җәяүле” операциясе башланды
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә “Җәяүле” операциясе башланды

Әлеге чара 31 октябрьдә старт алып, 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

“Җәяүле” оператив-профилактик чарасы җәяүлеләр катнашында юл-транспорт бәла-казаларын булдырмау, аларны киметү максатыннан үткәрелә.

- Бу чара вакытында автоинспекторлар машина йөртүчеләрнең тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирү-бирмәвенә,  ә җәяүлеләрнең, юл аркылы чыгу кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар итәчәк. Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануына да игътибарны арттырачакбыз, - ди районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Аяз Гатиятов.

Марат Гомәров фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев